Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Арча районы Наласа авылында махсус операция хәрбиләре өчен өй токмачы әзерләгәннәр

Арча районы Наласа авылында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары өчен өй токмачы әзерләгән. Наласа мәдәният йорты директоры Ләйсән Лотфуллина сөйләгәнчә, мессенджерда авыл төркемендә белдерү язганнар: «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итәргә теләүчеләрне 18 ноябрьдә мәдәният йортына токмач кисәргә чакырабыз».

«Язуын яздык, әмма уйга калдык: һәркемнең үз гаиләсе, үз мәшәкатьләре, теләүчеләр табылырмы икән. Биш минут та үтмәде, Миләүшә ханым он, капкачлы зур савыт, тоз алып килде. Аның җиңел кулы белән авылдашлар мәдәният йортына бер-бер артлы он, йомырка, әзер токмач алып килә башлады», - дип уртаклашты активист. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Билгеләнгән көнне беренче булып Люция Закирова килгән, эшне ул башлап җибәргән. Аңа башка авылдашлары да кушылган. Күбесе он, йомырка алып килгән. Катнашучыларның берсе бер капчык он һәм утыз йомырка китергән. Ул исемен яшерен итеп саклауны сораган.

Авылда яшәүче хатын-кызлар икенче көнне дә җыелган. Шулай итеп, алар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 30 контейнердан артык токмач әзерләгән.

«Бу игелекле эшкә өлеш керткәннәрнең барысын да санап бетереп булмый. Өй токмачы әзерләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт! Барыгызга да иминлек һәм тынычлык телибез», - диде Ләйсән Лотфуллина.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны аша белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номерына мөрәҗәгать итәргә була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus