Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Каманы Яңа елга бизәргә әзерләнәләр

Быел Түбән Камада электрлаштырылган тукталыш павильоннарын, скверларны, бульварларны һәм променадларны гирляндалар белән бизәячәкләр. Шулай ук халык соравы буенча «Гаилә» үзәк паркы бизәләчәк. Кышкы бәйрәмнәрдә шәһәрне бизәүдәге яңалыклар турында район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов сөйләде. Бу хакта https://tat.e-nkama.ru/ хәбәр итә.

«Әгәр һава торышы яхшы булса, «Гаилә» паркында боз сыннары һәм лабиринтлар ясаячакбыз, яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен ике сертификацияләнгән тау куябыз. Шулай ук нәни балаларыбыз өчен боз тавы урнаштырабыз. Тау «Нефтехимиклар» паркында да булачак», - дип уртаклашты Роман Булатов.

Шәһәр паркларында чыршыларның каркаслары җыелган инде – хәзер белгечләр аларны бизәү белән шөгыльләнә. «Узган елдан калган уенчыкларны 10 декабрьгә кадәр урнаштырырга планлаштырабыз. Яңа элементларны 20 декабрьгә кадәр урнаштырырга тырышабыз», - диде район башкарма комитеты җитәкчесе.

Шәһәр күбесенчә неон стилендә бизәлә, шул исәптән Түбән Кама проспектларында яңадан бензол боҗралары барлыкка киләчәк. Шәһәрне бизәүгә гадәттәгечә зур предприятиеләр дә кушылачак.

Шәһәр хакимияте эшмәкәрләр һәм сәүдә биналары милекчеләреннән, халыкта бәйрәм кәефе булдыру максатыннан, керү төркемнәрен һәм витражларны гирляндалар һәм башка элементлар белән бизәүләрен сорый, диелгән хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus