Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәт театры фестивальгә килгәч Тара шәһәрендә яшәүче татарлар белән очрашкан

Әлмәт татар дәүләт драма театры Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә узучы театр фестиваленә килгәч, биредә яшәүче татарлар белән очрашкан.

«Милләттәшләребез белән очрашканда искиткеч хисләр кичердек. Монда татарлар бик актив икән. Безне шундый якын итеп, әзерләнеп, милли киемнәрдә татар җырлары белән каршы алдылар», дип кичерешләре белән уртаклаша Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Татарларның «Нур» мәдәни үзәге М. Ульянов исемендәге заманча мәдәни үсеш үзәгендә урнашкан. Милли үзәкнең җитәкчесе - Гөлшат Сатышева. Биредә музей почмаклары, китап күргәзмәләре бар. «Нур» исемле ансамбль эшли. Балалар өчен дә төркемнәр бар.

«Безнең белән очрашуда Фәридә Курманова моңарчы бер дә ишетелмәгән җыр башкарды. Без елап тыңладык. Соңыннан Тара татарлары турында китап бүләк иттеләр. Биредәге татарлар Татарстанга һәм Рәис Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле: су басу афәтенә эләгүчеләргә Татарстаннан йөк машиналары белән олау-олау кирәк-яраклар китергәннәр», дип сөйли театр директоры.

Фәридә Исмәгыйлева бу төбәктә иҗат проектлары өчен материаллар күп булуын ассызыклый. Соңгы вакытта бу якларга татар концертлары белән килүчеләр дә юк дәрәҗәсендә икән. «Без бу очрашудан гастрольләр, уртак проектлар турында уйлар белән таралыштык», ди ул.

Тарада 3 меңнән артык татар яши. Җирле татарлар белән бергә төбәктә Казан, Пермь, Түбән Новгород татарлары да гомер кичерә. Тара татарлары дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Япониядә 9 мәчет ачкан танылган якташлары Рәшит Ибраһимов турында горурланып сөйлиләр.

Әлмәт театры Тара шәһәрендә узучы «Сотоварищи» VI бөтенроссия театр фестиваленә «Дөм» спектаклен алып килгән. М. Ульянов исемендәге Омск дәүләт Себер драма театры баш режиссеры Константин Рехтин кунаклар өчен үзе Тара буйлап экскурсия уздырган, легендар артист Михаил Ульянов, төбәкнең 18 йөздә булган канлы вакыйгалары, Сталин лагерьлары турында сөйләгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus