Татарстан Менделеевск районыннан Вадя кушаматлы хәрби хезмәткәр Россия Президенты Владимир Путин карары белән дәүләт бүләгенә лаек булды. Аңа Жуков медале тапшырылды.
Хәрби тумышы белән Татар Чаллысы авылыннан. Хәзер ул махсус хәрби операциядә катнашуын һәм хәрби бурычларны үтәвен дәвам итә.
Россия Кораллы көчләре хәрби хезмәткәрләрен Жуков медале белән Ватанны һәм Россия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен саклаганда хәрби хәрәкәтләрдә күрсәткән батырлык, фидакарьлек һәм кыюлык өчен бүләклиләр.
«Хәрбине һәм аның гаиләсен котлыйбыз! Горурланабыз!» - дип шәрехләде бүләкләүне Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев.
Вадяның абыйсы, 30 яшьлек Андрей Разживин, быелның февралендә II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде, ә аның алгы сызыктагы батырлыгы турында Россия Саклану министрлыгының Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.