Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Заманча сәнгать галереясендә «Саумы, Казан!» күргәзмәсе ачыла

26 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Казанның Заманча сәнгать галереясендә «Саумы, Казан!» - «Здравствуй, Казань!» бәйгесе нәтиҗәләре буенча күргәзмә ачыла. Әлеге конкурсны Казан мэриясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрде. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Меңьеллык Казан риваятьләренә багышланган конкурста осталар декоратив-гамәли сәнгатьнең күн эшкәртү, керамика, киез басу һәм чигү юнәлешләре буенча көч сынашты. Татарстан район-шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән (Казахстан, Беларусь Республикалары) барлыгы йөздән артык кул эшләре тәкъдим ителде. Катнашучыларны аеруча Сөембикә, Зилант һәм Кабан күле турында риваятьләр илһамландырган», - диелә хәбәрдә.

Күргәзмә ачылышында тантаналы рәвештә «Саумы, Казан!» - «Здравствуй, Казань!» бәйгесенең җиңүчеләре дә игълан ителәчәк.

«Иң яхшы эшләрне экспертлардан торган комиссия билгеләде. Алар арасында сәнгать белеме докторы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге институтның Сәнгать үзәге җитәкчесе Рауза Солтанова, Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Ольга Гыйльметдинова, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы, Әмир Мәҗитов музее мөдире Луиза Фәсхетдинова, сәнгать белеме кандидаты Людмила Шкляева һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге институтның Сәнгать үзәге фәнни хезмәткәре Айгөл Җәләлиева.

  • «Саумы, Казан!» - «Здравствуй, Казань!» күргәзмәсе 20 декабрьгә кадәр эшләячәк. Керү ирекле.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus