Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тарих институтында белгечләр хатын-кызның татар тирихына йогынтысы турында фикер алыша

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Төрки-мөселман дөньясында хатын-кыз: үткәннән – хәзергегә» дип исемләнгән бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференция Россия халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләре һәм гаилә традицияләренә багышланган.

Институт директоры Радик Салихов хатын-кызларның шәхесенә һәм аларның тарихтагы роленә багышланган конференцияләр булып торуын әйтте.

«Без хатын-кызлар темасына багышланган фәнни-гамәли конференцияләрне үткәреп торабыз, узган елларда да булды. Бу конференция Гаилә елына багышлана. Шул ук вакытта Фәнни-технологик үсеш елына да багышлана Тарихи яктан да, культурология ягыннан да хатын-кызның татар тарихына йогынтысы, роле турында сөйләшәбез. Татар һәм башка милләт хатын-кызларының дәүләт үсешенә керткән өлеше темалары күтәреләчәк. Хәзерге вакытта да хатын-кыз факторы бик зур. Хатын-кызлар төрле өлкәдә бик актив эшли. Аларның роле арта бара», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул тарихта эзләрен калдырган кайбер хатын-кызларны атап үтте: беренче математик Сара Шакулова, дәүләт эшлеклесе Әминә Мөхетдинова, беренче этнограф Мәрьям Гобәйдуллина. Сөембикә һәм Гәүһәршатны да искә алды.

Конференциянең пленар утырышы башында ул Татарстан Фәннәр академиясенең Президенты Рифкать Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде. Анда гаиләнең җәмгыятьтәге роле турында әйтелә. «Нык гаилә кеше тормышында һәрвакыт төп кыйммәт булды һәм шулай булып кала да, ә хатын-кыз – гаилә учагын саклаучы. Гаилә җәмгыятьнең төп ячейкасы гына түгел, ул традицияләрне һәм халыкның үзаңын саклаучы һәм буыннан буынга күчерүче да булды», – диелә сәламләү сүзендә.

Конференция эшендә Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Смоленск, Саранск, Иске Оскол, Оренбург, Ульяновск, Алабуга, шулай ук Астана һәм Бакудан 60тан артык белгеч катнаша. Көн дәвамында секцияләр эше каралган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus