Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Түбән Камада яшәүче блокадачы ханым 2 елда махсус операциягә 250 мең сум акча җибәргән

Түбән Камада яшәүче блокадачы Рукыя Сәхабетдинова махсус операциядә катнашучылар өчен ике елда барлыгы 250 мең сум акча тапшырган. Акчалар хәрбиләргә гуманитар ярдәм сатып алуга сарыф ителгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Бүген Рукыя Сәхабетдинова «Добрые сердца» төркеме җитәкчесе Лариса Орловага чираттагы тапкыр 50 мең сум акча тапшырды. «Мин аларга 50 мең сум бирергә телим. Егетләр исән-сау булсын», - дип теләде Сәхабетдинова.

93 яшьлек блокадачы үзе дә сугышның нәрсә икәнен яхшы белә. Фронттагы хәрби хезмәткәрләр өчен үз балалары өчен кебек борчыла. «Телевизор караганда кайчак хәтта йөрәк кадый, авырта башлыйм. Балалар газап чигә, безнең өчен алар әле балалар», — ди хатын-кыз.

Блокадачы ханым инде бишенче тапкыр хәрбиләргә ярдәм итү өчен шәхси акчаларын бирә. «Генераторлар, эретеп ябыштыру аппаратлары, егетләргә окоплар ясау өчен кирәкле төзелеш инструментлары, шулай ук җылы киемнәр сатып алдык», - дип сөйләде Орлова.

Бу юлы тапшырылган 50 мең сумга волонтерлар тагын ике генератор сатып алырга планлаштыра. Алар салкыннар вакытында хәрбиләргә бик кирәк булачак. Орлова әйтүенчә, мондый зур суммалар ярдәмендә алар тулы бер бүлекчәләрнең ихтыяҗларын тәэмин итә ала. «Ике ел ярым вакыт дәвамында бездә шундый биш пенсионер бар, әмма Рукыя апа – уникаль, ул даими рәвештә ярдәм күрсәтә», - дип уртаклашты Орлова.

Сәхабетдинова берничә айга бер тапкыр зур суммага акча тапшыра. Түбән Кама балалар йортына ярдәм итәргә дә өлгерә. Блокадачы әйтүенчә, егетләребез тизрәк җиңү белән әйләнеп кайтсын һәм күк йөзе имин булсын өчен аңа бернинди акчалар да жәл түгел.

  • Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә мөһим өлеш керткән өчен рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән, үз тирәсенә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләреннән командалар җыеп эшли», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: 8 (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Надежда Баһаветдинова катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus