Бүген «Ак Барс» – «Нефтехимик» хоккей матчында җиңүне Казан командасы яулады. Уен Казанда узды.
Әлеге матч Педиатрлар көне уңаеннан балалар табибларына багышланган иде. «Татнефть Арена»да хоккей карарга килүчеләр өчен тематик мастер-класслар оештырылды, мәсәлән, тамашачылар яшь баланы дөрес итеп төрергә өйрәнеп китә ала иде.
Уен башында символик рәвештә алка атуны да Республика балалар клиник хастаханәсенең УЗИ бүлеге мөдире Лилия Галимова башкарды.
Беренче периодның уртасында исәп Казан командасы файдасына ачылды, алканы «Ак Барс» сакчысы Альберт Яруллин кертте (1:0).
Икенче периодта алка «Ак Барс» капкачысы Тимур Билалов шлемына уңайсыз эләкте, һәм уенчыны алмаштырырга туры килде, бозга Әмир Мифтахов чыкты. Тимур Билалов хәтта икенче капкачы рәвешендә эскәмиядә утырырлык халәттә түгел иде, командага ашыгыч рәвештә яшьләр командасында уйнаучы Булат Мухамовны чакыртып алырга туры килде.
Өченче периодның уникенче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов гол кертте (2:0).
Командалар составы:
«Ак Барс»
«Нефтехимик»
Периодлар арасындагы тәнәфестә «Ак Барс Шоу» тапшыруы эшли һәм бүген икенче периодтан соң әлеге шоуда Салават Фәтхетдинов катнашты. «Ничек булса да, бүген Татарстан җиңәчәк», - дип әйтте ул анда. Чыннан да, «Ак Барс» – «Нефтехимик» матчлары шунысы белән кызыклы: кайсы команда отса да, Татарстан командасы җиңүче була.
Шулай ук җырчы телеэкраннан сәламнәр әйтте. «Фирзәр Мортазинга сәлам, ул хәзер «Ак Барс»ның яңа гимнын яза», - дип тә сөйләде ул.
«Нефтехимик»ның киләсе уены 23 ноябрь Түбән Камада узачак, команда «Салават Юлаев» белән көч сынашачак, ә «Ак Барс» шул ук көнне Череповец шәһәрендә «Северсталь»гә каршы уйнаячак.