Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Курск дугасындагы сугышта катнашкан Татарстан ветераны йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Ютазы районында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучы Миңнебай Миңнекәев йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин ветеранны район җитәкчелеге исеменнән иң ихлас теләкләр белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, юбиляр элеккечә актив гражданлык позициясен саклый. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Миңнебай Миңнекәев бүген дә илдәге сәяси вәзгыять белән кызыксына, махсус операция белән бәйле мәсьәләләр тизрәк хәл ителү турында хыяллана. Шәфигуллин аның сорауларына җентекләп җавап бирде һәм район махсус операция хәрбиләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә, даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрә, дип ышандырды. Тиздән чираттагы гуманитар йөк партиясе җибәреләчәк, дип хәбәр итте ул.

Узган еллар ветеранны үткәннәр турында уйланырга этәрә. 1924 елда туган Миңнебай Миңнекәев – үткән чор вакыйгаларының тере шаһиты. Коллективлашу, ачлык, эзәрлекләү һәм сугыш, әтисе кулга алыну һәм үлү, яралану һәм озак вакыт госпитальләрдә дәвалану — аның тормышында каршылыклар һәм югалтулар күп була.

Миңнебай Миңнекәев 348нче укчы дивизиясенең 1174нче укчы полкы составында хезмәт итә, Курск дугасындагы сугышта батырлык күрсәтә. Казанышлары өчен «Хәрби казанышлары өчен» һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.

Яраланганнан соң Миңнекәевне комиссиялиләр, әмма ул хезмәтен СССР Дәүләт иминлеге халык комиссариатында дәвам итә. 1950 еллар башында аны Урыссу эшчеләр бистәсенә җибәрәләр, биредә Миңнекәев махсус комендатурада хезмәт итә. Аның биографиясендә шулай ук Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итү чоры да бар.

Юбилярга район башлыгы исеменнән бүләк, шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау хатлары тапшырылды.

Моннан тыш, Миңнебай Миңнекәевне котлауларга җәмәгать оешмалары — район ветераннар советы, «Көмеш волонтерлар» хәрәкәте, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте һәм территориаль иҗтимагый үзидарә җирле бүлекләре вәкилләре дә кушылды.

Материал Розалия Әхмәдиева катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus