Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Буа районы Адав-Толымбай авылында иске мәчетне яңадан торгызырга җыеналар

Буа районы Адав-Толымбай авылында легендар колхоз рәисе Фаяз Хәйсаров яшәгән нигездә иске мәчетне халык яңадан торгызырга булды. Көз айлары керүгә карамастан, ир-атлар иске корылмаларны сүтә дә башлады. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Авыл активы берничә ай элек Толымбайның татарлар яшәгән башындагы совет чорыннан соң ачылган беренче мәчетне ремонтлау турында сүз кузгаткан булган. Толымбайлылар бу идеяне күтәреп алган, бер атна эчендә ремонтка 920 мең сум сәдака акчасы җыелган.

Бу нигездә 1991 елга кадәр Коминтерн исемендәге колхоз рәисе Фаяз Хәйсаров гаиләсе белән яшәгән. Колхозлар таркалып, җитәкче Буага күчеп китәргә уйлый, ә йортын мәчет итеп үзгәртергә рөхсәт бирә. Моңа кадәр йортларда җомга намазы укып йөргән картлар, озакламый бу нигездә манара күтәреп, мәчет ача. Ул заманнарда анда нигездә Бөек Ватан сугышы ветераннары йөри, һәм аны төзүчеләр дә алар үзләре була. Соңрак авылның икенче башында тагын бер яңа таш мәчет калкып чыга һәм еллар үтеп беренче мәчетнең ишекләре бөтенләй ачылмый да башлый.

Шушы көннәрдә Адав-Толымбай авылы мәдәният йортында узган авыл җыенында да бу хакта сүз булды. Җирлек башлыгы Азат Әхмәтҗанов быел җирлектә эшләнгән эшләр турында таныштырды. Авылда төп бюджет үзара салым акчасы булуын әйтте җитәкче. Аны киләсе ел өчен дә 500 сумнан җыячаклар. Ә узган елгы акчага «МТЗ» тракторы сатып алганнар. Азат Фазылҗанович үзара салым акчасын 1 апрельгә кадәр түләп бетерергә чакырды.

Мәчеттә инде ремонт эшләре башланган: кемдер ишегалдындагы иске гаражны, сарайларны сүтә, манарасын ремонтлый башлаганнар, тәрәзә-идәннәрен дә яңага алмаштырачаклар. Шунда ук мәдрәсә ачып, укулар оештырырга да җыеналар. Яшьли Мәскәү шәһәрендә төпләнеп яшәп, соңрак авылга кайткан Әсгать Рыбаков бу эшне оештырып йөрүчеләрнең берсе. Кайткач әнисе нигезенә яңа йорт салган ул.

Азат Фазылҗанов сүзләренчә, икенче мәчет ачу чыннан да кирәк. Бигрәк тә дини бәйрәмнәрдә халык күп җыела. Бүгенге көндә Адав-Толымбайда 828 кеше яши. 18 яшьтән өлкәнрәк якынча 600 кеше бар. Авыл шәһәргә якын булганга, йорт сатып алып төпләнүчеләр дә шактый. Әле тагын быел авылның күпкатлы йортында да капиталь ремонт эшләре дә көтелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus