Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Марат Әхмәтов: Кытай белән әңгәмә Татарстан өчен өстенлекле булып тора

Кытай белән әңгәмә Татарстан Республикасы өчен өстенлекле булып тора. Мондый фикерне «РОСТКИ» форумында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова яза.

«Соңгы елларда Кытай Халык Республикасы безнең төп тышкы сәүдә партнерлары бишлегенә керә. Соңгы биш елда – 2019 елдан – безнең сәнәгать һәм халык куллану товарларының иң киң номенклатурасы буенча товар әйләнеше алты тапкырга диярлек артты һәм 2023 ел нәтиҗәләре буенча 22 миллиард юаньга якынлашты – бу 3 миллиард Америка долларыннан бераз артыграк. Ел йомгаклары фаразларына караганда, ул алга таба динамикалы артуны дәвам итәчәк», - дип билгеләп үтте Әхмәтов.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары шулай ук искәрткәнчә, 2014 елдан Россия сәүдә вәкиллеге составында республика сәүдә-икътисади вәкиле, ә 2016 елдан Казанда Кытай Халык Республикасы генераль консуллыгы эшли. Моннан тыш, Татарстан югары уку йортларында 2,6 меңнән артык Кытай студенты белем ала.

«Безнең республика территориясендә Кытайның әйдәп баручы инвесторлары проектларын гамәлгә ашыра. Haier компаниясен билгеләп үтмичә мөмкин түгел. Дэн Сяопин исемендәге логистик үзәкнең (Россия Федерациясендә иң зур логистик үзәк) беренче этабы тәмамлана. Товарның беренче партияләре юлда», - дип өстәде Марат Әхмәтов.

Татарстан, Россия субъектларының берсе буларак, шулай ук Россия төбәкләре белән Кытай провинцияләре арасында регионара хезмәттәшлекнең «Идел-Янцзы» «уникаль форматын» гамәлгә ашыруга өлеш кертә. Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүнең тагын бер коралы – «РОСТКИ» форумы.

«Киләчәктә күркәм традициягә әвереләчәк форум дәүләтләребез, шул исәптән төбәкләребез арасында киң колачлы, тигез хокуклы, ышанычлы партнерлыкны һәм стратегик хезмәттәшлекне дәвам итәргә ярдәм итәр, бөтен сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәгариф, мәдәни һәм гуманитар хезмәттәшлек спектрына кагылыр, дип ышанам», - дип йомгаклады Марат Әхмәтов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus