Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов «РОСТКИ» турында: Нәтиҗәләр ясау һәм киләчәккә өстенлекләр билгеләү мөмкинлеге

Татарстанда «РОСТКИ» Россия-Кытай хезмәттәшлеге форумы үзен төрле юнәлешләр буенча уртак эшне көчәйтү өчен уникаль мәйданчык буларак танытты. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумның пленар сессиясендә катнашучыларны шундый сүзләр белән сәламләде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.

«Инвестицион проектлар, машина төзелеше, энергетика, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, мәгълүмати технологияләр, логистика, мәгариф, мәдәният һәм туризм», – дип санап үтте ул хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләрен.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинга төбәк дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне хуплаган өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук федераль хакимият органнары, Россия Хөкүмәте һәм Кытай Халык Республикасы вәкилләренә форумны оештыруда һәм анда катнашуда ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт әйтте.

Татарстан Республикасы Рәисе сүзләренчә, чараның төп максаты Россия һәм Кытай төбәкләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни элемтәләрне ныгытудан гыйбарәт. «Мәйданчыкта очрашуыбыз – нәтиҗәләр ясау, проектларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышу һәм киләчәккә өстенлекләр билгеләү өчен яхшы мөмкинлек», - дип белдерде Татарстан Рәисе.

Соңгы елларда Россия-Кытай мөнәсәбәтләре моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә иреште, дип өстәде ул. Моны Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин җитәкчелегендәге Кытай делегациясе Казанга БРИКС саммитына килү раслады, дип өстәде Татарстан Республикасы җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов саммитта 30дан артык ил һәм 6 халыкара оешма вәкиле катнашты, 24 илне дәүләт лидерлары тәкъдим итте, дип искәртте.

«Быел Россия-Кытай мөнәсәбәтләренә (шулай ук Кытай Халык Республикасына) 75 ел тула. Си Цзиньпин белән очрашуда Владимир Путин билгеләп үткәнчә, алар – бүгенге дөньяда дәүләтләр арасында төзелергә тиешле мөнәсәбәтләр үрнәге», — дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus