Санкт-Петербургның Калинин районы 1 номерлы китапханә-филиалында XV милли мәдәниятләр фестивале кысаларында «Татар мәдәнияте кичәсе» булды. Чарада Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге катнашты, дип хәбәр итәләр вәкиллек сайтында.
1 номерлы китапханә-филиал мөдире Светлана Корнеенкова, сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән күпьеллык дуслык һәм хезмәттәшлек турында сөйләде һәм кичәнең тематикасына аерым игътибар бирде.
Татарстан Республикасы Даими вәкиле вазифаларын вакытлыча башкаручы Шамил Шәяхмәтов чыгышы вакытында нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук китапханә хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Кичәне журналист, язучы, Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Р.Державин исемендәге рус сүз иҗаты һәм нәфис сәнгать академиясенең гамәлдәге әгъзасы Рәхим Теляшов ачып җибәрде. Ул татар һәм русларның үзара этник бәйләнеше турындагы чыгышында татар телендә русчадан кергән сүзләр, ә рус телендә төрки телләрдән, шул исәптән татар теленнән алынмалар күп булу турында сөйләде.
Кичәне сәнгать белеме кандидаты, А.Л.Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе доценты Руслан Бәхтияров дәвам итте. Ул яшь татар рәссамнарының «Сәнгать аша дөнья» картиналар күргәзмәсен ачты. Экспозициягә Марсель Галиев, Наталья Кукушкина һәм Дмитрий Анигеев эшләре кергән.
Кичәне «Шатлык» һәм «Акчарлак» татар фольклор ансамбльләре чыгышлары бизәде. Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән каршы алды, диелә хәбәрдә.