Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Көллият һәм техникум тәмамлаучылар өчен имтиханнарны үзгәртергә тәкъдим иттеләр

Көллият һәм техникум тәмамлаучылар өчен демонстрацион имтихан дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп формасы булырга мөмкин. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» һәм «Квалификацияне бәйсез бәяләү турында» законнарга бу төзәтмәләр проектын Дәүләт Думасына сенаторлар төркеме кертте, дип яза «Российская газета».

«Деманстрацион имтихан билгеле бер җитештерүгә мөмкин кадәр якынайтылган шартларда һәм җиһазларда уздырыла. Бу эш бирүчеләргә урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучыларның алга таба эшкә урнашу өчен гамәли күнекмәләрен, мөмкинлекләрен сынарга булыша. Безнең закон проекты конкрет эш бирүче соравына ихтыяҗ булган кадрларны әзерләүнең күрсәтелгән моделен закон белән беркетүне тәкъдим итә. Ул кадрлар әзерләү процессында – мәгариф оешмасы белән идарә итүдә, белем бирү программаларын эшләүдә, практик әзерләүдә һәм киләчәктә эшкә урнашу өчен чыгарылышның сыйфатын бәяләүдә комплекслы катнаша алачак», – дип сөйләгән Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова.

Контроль-тикшерү материалларын Мәгариф министрлыгы әзерли, ә демонстрацион имтиханны үткәрүне тәэмин итү вәкаләтләре белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмалар карамагыннан мәгариф өлкәсендә идарә белән шөгыльләнүче региональ башкарма хакимият органнары карамагына тапшырылачак.

Моннан тыш, квалификацияне бәйсез бәяләү системасында демонстрацион имтиханны танырга тәкъдим ителә. Аның нәтиҗәләре буенча квалификация турында таныклыклар квалификацияне бәйсез бәяләүне үткәрү турындагы белешмәләрнең электрон реестрына кертеләчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus