Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мамадыш районы Югары Яке авылында яңа төзелгән мәчетнең манарасына ай куелды

Мамадыш районы Югары Яке авылында яңа төзелгән «Изгеләр» мәчетнең манарасына тантаналы рәвештә ай куелды. Ачылышка районның аксакаллар шурасы рәисе Нәкыйп хәзрәт, авыл халкы килгән иде, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Илгиз хәзрәт Сафин.

«Мәчеткә май ахырында нигез сала башлаган идек, бүген инде ай куелды. Түбә эшләре тәмамланды, түшәм тарттырасы гына калды. Ут керттек, тәхәрәтханәгә һәм җылыту системасын урнаштыру өчен бүлмәләр аерып калдырдык. Хәзер газ кертергә исәп», – дип аңлатты эш барышын ул.

Мәчет авыл халкы биргән акчаларга һәм аларның көче белән төзелә, шулай ук зур суммаларны хәйрия итеп бирүчеләр дә була. «Халык бик каты тырышты. Һәркем үзенчә ярдәм итте: кемдер акча белән, кемдер техника белән, кемдер оештыру эшләрендә. Шулай ук 100 меңлек ярдәм күрсәтүчеләр дә булды», – диде Илгиз Сафин.

Эшнең башында Мамадыш районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ильяс Габдрахимов тора. «Ул проектлау эшләре белән шөгыльләнә. Барлык материалларны таба һәм китерә. Ул булмаса, кыска аралыкта шул кадәр күп эш эшли алмаган булыр идек», – дип дәвам итте ул.

Яңа мәчет төзелгәнче Югары Яке авылында 1992 елда төзелгән агач мәчет була.

«Мәчет искерде. Бурасы яңа түгел, кайдандыр алып кайтып салынган иде. Аннары мәчет фундаментка утыртылмаган була, соңрак утырттык, әмма чери башлаган иде инде. Шуңа күрә, киңәшләшкәннән соң, яңа мәчет салырга булдык. Тәгъбирләр әйтеп, күз яшьләле белән манарага айны куйдык. Башланган эш – беткән эш, диләр. Бик күтәренке рухта узды», – дип бүлеште хәзрәт.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus