Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россия Герое Иван Жарский хатыны белән Мәскәүдә Татарстан вәкиллегендә булды

Татарстан Вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия Герое Иван Жарский һәм аның хатыны Елизавета белән очрашты.

Татарстанның Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Кара диңгез флотының диңгез пехотасы өлкән лейтенанты Иван Жарский тумышы белән Татарстаннан, аңа 27 яшь. Ул үзен һәрвакытта да офицер итеп кенә күргән һәм беренче погоннарын Казанның кадет интернат-мәктәбендә кигән.

Равил Әхмәтшин кунакларга Вәкаләтле вәкиллекнең эшчәнлеге турында, шул исәптән, хәрбиләргә – махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлгән инициатив эш турында да сөйләде.

Иван Равил Әхмәтшинны быел җәйдә Севастопольдә үзенә тапшырылган «Армия генералы А. С. Гәрәевкә 100 ел» истәлекле медале өчен рәхмәт әйтте.

«Кызганыч, мин сезнең Флот офицерлары йортында Кара диңгез флотының шәхси составы белән очрашуыгызда була алмадым. Әмма миңа соңыннан сездән шушы истәлек медале алу бик күңелле булды», – диде Россия Герое.

Равил Әхмәтшин Иван Жарскийны Татарстан вәкиллеге каршында оештырылган Офицерлар клубы очрашуына чакырды. Чара Россиядә 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Геройлар Көненә багышланачак.

Өлкән лейтенант Жарский үзенең тыйнаклыгы белән дан казанды. Кыр формасындагы хәрби хезмәткәр һәм диңгез пехотасының кара береты турындагы видео шундук социаль челтәрләрдә таралды, миллионлаган карау җыйды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus