Алдагы декадада булачак аномаль җылылык аркасында Казанда тотрыклы кар катламы булмаячак. Бу хакта «Татар-информ»га Казан профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.
«Алдагы көннәрдә яңгыр һәм җепшек кар явачак. Әлегә кар катламы ятмый. Кар ятсын өчен тәүлеклек уртача температурасы -5 градустан узарга һәм түбән төшәргә тиеш. Климат буенча бу гадәттә ноябрьнең 20ләрендә була», – дип аңлатты ул.
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, Казанда ноябрьдә уртача айлык температура климатик норма чикләрендә була, бу – -3,5 градусны тәшкил итә. Явым-төшемнәр дә нормага якын була, ул якынча 46 мм.