Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россиядә бер атнада ак майга бәя 1,4 процентка арткан

Россиядә 29 октябрь – 5 ноябрь атнасында ак майга бәя 1,4 процентка арткан. Бу хакта Росстат мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости яза.

Россия Премьер-министры Дмитрий Патрушев эчке базарда ак майга бәяләрне тотрыклырак итү максатыннан кайбер йөкләмәләр биргән иде. Авыл хуҗалыгы министрлыгында Россия базары ак май белән тулысынча тәэмин ителгән, ә җитештерүчеләр авыл хуҗалыгы министрлыгына яки «Союзмолоко»га аны җитештерүне туктату яки киметү турында хәбәр итмәгән, дип белдерделәр.

«2024 елның 29 октябреннән 5 ноябренә кадәр бәяләр ак майга +1,4 процентка, каймакка +1,0 процентка, пастеризацияләнгән сөткә +0,9 процентка, стерильләштерелгән сөт һәм туңдырылган балыкка +0,8 процентка, каты, ярым каты һәм йомшак сырларга, тарыга +0,7 процентка, тавык йомыркасына һәм маргаринга +0,6 процентка, эремчеккә +0,5 процентка, пешкән казылыкларга, арыш һәм бодай ипиләренә, көнбагыш мае, балалар туклануы өчен яшелчә консервалары һәм печеньега +0,4 процентка үзгәрде», – диелә Росстат материалларында.

Бодай оны, токмач, ашханә, кафе һәмкапкалап алу урыннарында (оешмалардагы ашханәләрдән кала) төшке 0,3 процентка, бозау ите һәм аш тозы 0,2 процентка, сарык, дуңгыз ите, макарон эшләнмәләре, кара чәй һәм аракы 0,1 процентка кыйммәтләнде.

Росстат мәгълүматлары буенча, 29 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр яшелчәләргә бәя уртача 4 процентка арткан. Шул исәптән кыяр 8,6, башлы суган 6,3, бәрәңге 6,1, помидор 5,1, чөгендер 4,3, кәбестә 4, кишер 2,3, банан 1,9, алма 0,8 процентка кыйммәтләнгән.

Балалар туклануы өчен коры сөтле катнашмаларга һәм карабодай ярмасына бәя 0,5, тавык итенә 0,2, шикәр комына, дөгегә, ит һәм балалар туклануы өчен җиләк-җимеш консерваларына 0,1 процентка төшкән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus