Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әхмәтшин һәм Бахилов Касыйм шәһәрендә Татар мәдәнияте һәм сәнгате үзәгендә булды

Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Касыйм шәһәре башлыгы Иван Бахилов җирле Татар мәдәнияте һәм сәнгате үзәгендә булды.

Кунакларны Рязань өлкәсе Татар автономиясе рәисе Илдар Бикуев каршы алды һәм үзәк эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук Әхмәтшин белән Бахиловны Тегергуловлар гаиләсенең «Татар әкияте» кафесында да каршыладылар.

«Үзара аңлашу, мәдәни алмашу ярдәмендә безнең территорияләр бары тик уңай үзгәрешләр генә алачак. Әлбәттә, беренче чиратта, мәдәни-тарихи юнәлештә, икенчедән – сәнәгать юнәлешендә», – дип өстәде Иван Бахилов һәм Равил Әхмәтшинга шәһәргә визиты өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Касыйм шәһәре – Россиядәге иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Бу рус һәм татар мәдәнияте, дине һәм тарихы шәһәре. Шәһәр 200 елдан артык татар ханлыгы башкаласы була. Ханлык беткәч, Касыймда Татар бистәсе барлыкка килә, анда Казаннан, Әстерханнан, Кырымнан, Себердән чыккан кешеләр урнаша.

Йөз еллар дәвамында бистәнең үзәге – Хан мәйданы була. Соңгы вакытта карата тарихчыларның, археологларның, публицистларның шәһәрнең үткәненә кызыксынуы арта. Туристлар тарихка кагылу, Россия үзәгендә тату яшәүче рус һәм татар язмышларының бергә үрелүен күрү максатыннан килә. Касыймда туризмны үстерүгә «Лакшери Вояж» компаниясе президенты Ирина Максимова зур игътибар бирә, шулай ук ул да очрашуда катнашты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus