Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда 9нчы тапкыр «Татарча диктант» акциясе узды

8 ноябрь көнне «Татарча диктант» акциясенең төп мәйданчыгы – Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Татарча диктант» узды. Монда Филология институты студентлары һәм галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре, актив татар яшьләре җыелган иде.

Катнашучыларга Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан (катлаулы дәрәҗә) өзек тәкъдим ителде. Текстны филология фәннәре кандидаты, татар теле белеме кафедрасы доценты Рамилә Сәгъдиева укыды.

Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында текст авторы, язучы Шәриф Камалга багышланган күргәзмә дә оештырылган. Ул ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры хезмәттәшлегендә әзерләнгән.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров «Татарча диктант» татарларны берләштерүнең бер факторы булуын искәртте.

«Татарча диктант» дөньякүләм акциясе турында без Бөтендөнья татар конгрессының иң уңышлы проектларының берсе дип әйтә алабыз. Ул бүгенге көндә үзенең актуальлеген раслады. «Татарча диктант» белем бирү акциясе, ләкин аның төп бурычы һәм максаты үзебезнең милләтебезгә битараф булмау. Без халкыбызны шушы чара аркылы берләштерә алабыз. Әлеге 3 көндә бөтен дөнья татарча язачак», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов 2024 елда Россиянең 72 төбәгендә һәм 31 чит илдә татарча диктант язачакларын әйтте.

«Быел Бөтендөнья татар конгрессы кысаларында эшләп килүче татар оешмалары тарафыннан 5 мең мәйданчык булдырылды. Илебезнең 72 төбәгендә һәм 31 чит илдә. Инде берничә ел рәттән 1 миллионнан артык милләттәшебез, кайда булуларына карамастан, татарча диктант яза», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

  • Язылган текстлар, тикшерү өчен, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәрелә. 1 ай узганнан соң, нәтиҗәләрне https://diktant.tatar/ сайтында карап булачак.

  • Диктанты онлайн язарга теләүчеләр өчен 8-10 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә ТНВ Татарстан һәм ТНВ Планета телеканалларында диктант уку эфиры оештырыла. Шулай ук, быел «САФ» балалар радиосында да 8-10 ноябрь көннәрне 11:00 сәгатьтә балалар һәм яшүсмерләр өчен диктант язу мөмкинлеге булачак. Аларга Әмирхан Еникиның «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестеннан өзек укылачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus