Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бәйрәм алдыннан Миңнеханов Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән очрашты

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының һөнәри бәйрәме алдыннан тантаналы чаралар узды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Күбегез өчен эчке эшләр органнарында хезмәт итү – ул эш түгел, ә язмыш һәм яшәү мәгънәсе. Сезнең хезмәтнең никадәр катлаулы икәнен беләбез, әмма сез аны намуслы башкарасыз, совет милициясе традицияләрен лаеклы дәвам итәсез. Батырлыгыгыз, фидакарьлегегез, антка һәм бурычка тугры булуыгыз өчен рәхмәт! Үз тәҗрибәләрен һәм белемнәрен яшь буынга тапшырган, уртак эшкә зур өлеш керткән ветераннарга аерым хөрмәт һәм рәхмәт белдерәм», – диде Рөстәм Миңнеханов Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә.

Дәүләт автомобиль инспекциясе идарәсе плацында яңа хезмәт автомобильләре тапшыру тантанасы булды. Россия Эчке эшләр министрлыгыннан алынган 55 машина тапшырдылар. Машина ачкычларын Татарстан буенча эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов һәм Татарстан Иминлек советы сәркатибе Рафаил Гыйльманов тапшырды. Тапшырылган автомобильләр арасында патруль Лада «Гранта» һәм УАЗ «Патриот» машиналары да бар.

Фото: © Фото: tatarstan.ru

Шуннан соң Эчке эшләр министрлыгының актлар залында бәйрәм чарасы узды, анда катнашучыларга ведомствоның быелгы эше турында видео күрсәттеләр.

Эшчеләрне Рөстәм Миңнеханов, Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, Премьер-министр Алексей Песошин һәм башка югары вазифадагы затлар котлады.

«Куелган бурычларны алга таба да профессиональ һәм җаваплы хәл итәрсез, Ватанга гадел һәм тугры хезмәт итәрсез дип ышанам. Без сезнең авыр, еш кына гомерне куркыныч астына куя торган хезмәтегезне югары бәялибез. Республика җитәкчелеге киләчәктә дә эчке эшләр органнарын техник һәм кадрлар ягыннан ныгыту, хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль гарантияләре дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар күрәчәк, тиешле ярдәм күрсәтәчәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов ведомство хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе бүләкләре тапшырды. Хезмәткәрләр шулай ук ведомство бүләкләре дә алды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus