Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле беренче татар этно-мюзиклын яңарта

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле композитор Радик Сәлимов музыкасына иҗат ителгән «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» спектакленең премьерасын әзерли. Музыкаль спектакль 2025 елның 9 гыйнварында көтелә.

«Бу спектакль - 17 ел элек коллектив куйган «Җиде мәрҗән» беренче татар этно-мюзиклының заманча куелышы. Премьера М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә булачак», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Җиде мәрҗән. Халык хәтере» - ул кешелек кыйммәтләре, үзеңне эзләү һәм гаиләнең һәркем тормышында әһәмияте турындагы тарих. Без аны үзгә формада тәкъдим итәргә, яшьләр теле белән күрсәтергә телибез. Заманча куелыш аша тамашачыга дөньяви ыгы-зыгыда үз-үзеңне югалтмауның мөһимлеген җиткерә алырбыз дип уйлыйбыз», – дип саный ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.

Сюжет буенча, төп герой Рамай, карьера амбицияләре белән мавыгып, үткән һәм бүгенге көн белән элемтәсен югалта, шул сәбәпле үз гаиләсен җимерә. Ләкин язмыш аңа барысын да кире кайтарырга мөмкинлек бирә. Өметсезлеккә бирелгән чагында Рамайның каршында үз эченә ата-баба зирәклеген алган сакраль энҗеләргә юл ачыла.

Җиде энҗе риваяте белән илһамланып, Рамай үз дөньясына «сәяхәткә чыга». Юлының һәр этабы сынаулар белән үрелеп бара. Борынгы заманның зирәк остазлары һәм образлары аңа чын хәзинәләрнең йөрәктә яшерелгәнлеген аңлатып, югалткан бәхетен табарга ярдәм итә. Рамайның формалашуы сюжет аша гына түгел, бию аша да күзәтеләчәк. Спектакль барышында заманча хореография милли башлангычына «әйләнеп кайтканчы» алышынып барачак.

Мюзиклны яшь һәм перспективалы режиссер-куючылар Лия һәм Антон Гисметулловлар эшли. Башкала тамашачысына алар Казан циркының «Азия кайтавазы» тамашасы буенча таныш.

Концертның икенче бүлеге спектакльнең төп фикеренең дәвамы булачак. Тамашачылар иң якты милли хореографик номерларны күрәчәк һәм ансамбльнең алтын фондыннан моңлы озын җырларны ишетәчәк. Профессиональ артистлар чыгышына ансамбль каршында эшләүче балалар вокаль-хореография студиясе дә кушылачак.

Премьерадан соң ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле яңа мюзиклны республика шәһәрләрендә һәм авылларында, шулай ук Россия шәһәрләрендә күрсәтер дип планлаштырыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus