Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан тамашачысына беренче тапкыр Бах династиясенең әсәрләре тәкъдим ителде

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «Җиде Бах» концерты булды. Ул Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең I Халыкара музыкаль династияләр фестивале кысаларында оештырылды. Фестиваль консерватория ректоры, профессор Вадим Дулат-Алиев инициативасы һәм сәнгать җитәкчелеге белән уздырыла.

Концертта классик композитор – Иоганн Себастьян Бахның бабалары һәм аның дүрт композитор улы иҗат иткән музыка яңгырады.

«Концертның уникальлеге шунда: әлеге композиторларның музыкасы бер программага берләштерелгәне юк иде әле. Дөньяда иң танылган композитор – Бах династиясенең никадәр күп санлы булуын күпләр хәтта белми дә. Аның каравы, хәзерге заманда төрле өлкәләрдә һөнәри династияләрнең никадәр мөһим булуын беләбез. Икенчедән, барлык әсәрләр дә Казанда беренче тапкыр яңгырады, бу башкару өчен бик катлаулы музыка, ул һәр камера оркестрының көченнән килми», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Вадим Дулат-Алиев.

Аның әйтүенчә, киләчәктә дә сирәк башкарыла торган әсәрләрдән торган катлаулы программалар әзерләргә планлаштыралар.

«Без бу борынгы музыканы үзебезчә, борынгы манерада түгел, замандашларыбызның күңел кылларына кагылырлык итеп уйнадык. Оркестрдагы студентларыбыз – тырыш һәм хезмәт сөючән кешеләр, талантлы музыкантлар. Алар остазлары белән бергә иң катлаулы профессиональ бурычны курыкмыйча үтәп чыктылар», - диде консерватория ректоры.

Концерт программасын яңа виртуоз коллектив – Казан консерваториясенең ректоры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Вадим Дулат-Алиев җитәкчелегендәге концерт өчен камера оркестры тәкъдим итте.

«Профессиональ музыка династиясен дәвам итүчеләр булу – яхшы күренеш. Сәнгать дөньясында музыкаль династияләр бик күп. Без Скрябиннар, Шостаковичлар, Ростроповичлар һ.б. династияләрне искә төшерә алабыз. Бүгенге чараның программасы очраклы гына төзелмәде, чөнки музыкаль династияләрнең ачык күрсәткече булып Бахлар нәселе тора. Болар – алман музыкантлары һәм композиторлары. Алар арасында 50дән артык танылган шәхес бар», – диде «Татарстан-Яңа гасыр « хәрәкәте Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова.

Ул Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе коллективына концертлары белән тыңлаучыларны еш сөендереп торганнары өчен рәхмәт белдерде. «Бүгенге концерт программасы Бахлар династиясенең моңарчы башкарылмаган әсәрләреннән төзелгән. Мондый чараларны уздыру искиткеч коллективның күпьеллык яңа тарихының башы булыр дип ышанам. Киләчәктә уңышлар телим», – диде Алсу Тарханова.

Концертта Ләйсән һәм Алмаз Баһабиевлар (флейта), Виталий Харисов (лютня), Тянь Юнь (фортепиано), Анна Сысоева (клавесин), «Пространство ритма» бәрмә инструментлары ансамбле (җитәкчесе – Антон Оховский) һ.б. катнашты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus