Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Махсус операция башланганнан бирле Алабуга районыннан 60тан артык автомобиль җибәргәннәр

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Алабуга районыннан 60тан артык автомобиль, 5 арба, 1 төягеч экскаватор, 9 мотоцикл җибәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»га Алабуга районының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Шулай ук махсус операция башланганнан бирле мобилизацияләнгәннәргә, килешү төзеп һәм үзе теләп китүчеләргә гомуми суммасы 331,6 млн сум булган гуманитар йөк җибәрелгән. Техникадан тыш, хәрбиләр экипировка, квадрокоптерлар, планшетлар, тепловизорлар, бензин пычкылары, «спальниклар», мультитуллар, прицеллар, шуруповертлар, төнлә күрү өчен җиһазлар, кораллар, 19 купол, дронга каршы 29 корал, генераторлар алган.

Махсус операциядә Алабуга районыннан барлыгы 688 кеше катнаша (252 – мобилизацияләнгән кеше, килешү төзеп китүче 436 кеше, шул исәптән, «Алга» батальонында – 7, «Тимер»дә – 7, «Ахмат»та – 5, «25 Армия»дә – 411 кеше, башка хәрби частьләрдә – 8 кеше).

Битараф булмаган гражданнар һәм предприятиеләр акчалар, өстәмә җиһазлар, җылы кием-салым, медикаментлар, азык-төлек һәм башка күп нәрсәләрне хәрбиләргә дә, яңа территорияләрдә зыян күргән кешеләргә гуманитар ярдәм сыйфатында да җибәрә.

Шулай ук Алабуга районы Лисичанск халкына 557 мең сумлык, Рубежное халкына 268 мең сумлык гуманитар ярдәм җибәрә.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus