13-14 ноябрь көннәрендә Россия ислам институтында илебезнең мөселман мәгарифе тормышында күркәм вакыйга – мөселман уку йортлары студентлары арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XVII Халыкара олимпиада узачак, анда БРИКС илләре катнашачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Олимпиаданың максаты – ислам фәннәрен, гарәп телен өйрәнүдә талантлы студентларны ачыклау һәм сәләтле укучыларга ярдәм итү өчен тиешле шартлар тудыру. Анда Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачай-Чиркәс төбәкләрен һәм Мәскәүне кертеп, Россиянең 20дән артык югары мөселман уку йортыннан студентлар катнашачак.
2008 елдан бирле үткәрелә торган олимпиада быел катнашучыларның географиясен киңәйтәчәк. 2023 елда олимпиада халыкара дәрәҗәгә күтәрелде. Анда БДБ илләре – Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан вәкилләре катнашты. Быел аларга беренче тапкыр БРИКС илләре әгъзалары һәм партнерлары – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Һиндстан, Төркия, Индонезиядән катнашучылар кушылачак.
«Тулы ышаныч белән, Россиядә мондый чаралар үткәрелмәгән иде әле дип әйтергә була. Быелгы олимпиадада БРИКС илләреннән студентлар катнашачак, бу шуның белән үзенчәлекле булачак. Без олимпиада югары дәрәҗәдә узсын, ә кунаклар канәгать калсын һәм үзләре белән бик күп күңелле истәлекләр алып китсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез», – диде Россия ислам институты ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин.
Олимпиада түбәндәге номинацияләр буенча уздырылачак: ислам хокукы (хәнәфи мәзһәбе); ислам хокукы (шәфигый мәзһәбе); дин нигезләре; гарәп теле. Олимпиада барлык номинацияләр дә тест рәвешендә язмача узачак. Моннан тыш, гарәп теле конкурсында катнашучылар гарәп теле буенча сөйләм күнекмәләрен дә күрсәтергә тиешләр. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.