Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Марат Әхмәтов Казахстанның Абай өлкәсе акиме Нурлан Уранхаев белән очрашты

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Казахстан Республикасының Абай өлкәсе акиме Нурлан Уранхаев һәм өлкә Мәслихәте (парламенты) рәисе Куаныш Сөләйманов мәдәниятара диалог һәм парламентара элемтәләрне киңәйтү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казахстан делегациясе Казанда Абай өлкәсе мәдәнияте көннәренә багышланган тантаналарда катнашу өчен Татарстан башкаласына эш сәфәре белән килде.

Әхмәтов кунакларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламент депутатлары исеменнән сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге сәфәр Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында төбәкләр хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр ача.

«Соңгы елларда Татарстан Республикасы белән Абай өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек ике яклы сәфәрләр белән баетыла. Казахстан безнең республика өчен – аерым партнер», - дип белдерде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Ул ТР Дәүләт Советының Казахстан парламенты һәм акиматларның вәкиллекле органнары белән парламентара элемтәләре үсүенә игътибар юнәлтте.

Абай өлкәсе вәкилләрен Татарстан Дәүләт Советы, парламент комитетлары, фракцияләр, комиссияләр, депутат төркемнәре һәм берләшмәләре эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Әхмәтов шул исәптән Татарстан һәм Казахстан халыклары ассамблеялары линиясе буенча элемтәләрнең киңәюен билгеләп үтте һәм Абай өлкәсендә татар җәмгыятенә ярдәм күрсәткән өчен ил Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. Тулаем алганда, Казахстанда 220 меңгә якын татар яши, ул чит илләрдә сан ягыннан икенче урындагы татар җәмгыяте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus