Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре Коръән бәйгесендә чыгыш ясады

5 ноябрьдә Казанның Мәрҗани мәчетендә Татарстанның мөселман уку йортлары шәкертләре арасында Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узды. Әлеге чара мондый форматта бишенче ел рәттән үткәрелде. Бәйгедә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре дә катнашты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Чараны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, Казан ислам университеты, шулай ук Госман ибн Гаффан исемендәге Коръән хафизлар әзерләү үзәге оештырды.

Бәйгедә бишәр кешедән торган 11 команда катнашты. Алар арасында Казан ислам университеты (»Коръән фәннәре» (тәхфиз) һәм «Ислам фәннәре» факультеты), Россия ислам институты, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе (»Тәхфиз» һәм шәригать факультеты), Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе, Буа мәдрәсәсе, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе, Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсе шәкертләре, шулай ук Казанның «Госмания» урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Бөрбаш балалар пансионаты (Балтач районы) укучылары бар иде.

Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Низамов сәламләде. Ул ассызыклаганча, Татарстанда Коръәнне яттан уку буенча бәйгеләр артканнан арта бара һәм алар киләчәктә дә үткәреләчәк. Булат хәзрәт шулай ук Коръәнне өйрәнү һәм ятлау саваплы гамәл булуын искәртте. Быелгы бәйгедә беренче тапкыр Бөрбаш балалар пансионаты укучылары да катнашты.

Бәйге ике номинациядә үткәрелде: Татарстан Республикасы мөселман уку йортларында укучылар арасында Коръәннең 29нчы һәм 30нчы җүзләрен яттан белү; Коръән ятлау үзәкләрендә укучылар арасында 28нче, 29нчы һәм 30нчы җүзләрне яттан белү.

Конкурста катнашучылар таҗвид кагыйдәләре нигезендә Коръәнне яттан дөрес итеп укый белергә тиешләр иде. Бәйге түбәндәге тәртиптә үтте: һәр командага бирем бирелде, аннары алар фикер алышты һәм чыгыш ясаучыны билгеләде һәм жюри каршына чыгып Коръәннән өзекләр укыды. Шулай итеп, һәр команда чиратлашып үзенең күнекмәләрен күрсәтте.

Бәйгедә катнашучыларга мәртәбәле Коръән белгечләре һәм хафизлар бәя бирде. Алар арасында – Коръән һәм Сөннәт буенча дөньякүләм оешманың вәкаләтле вәкиле Ибраһим хәзрәт Сабиров; гарәп теле белгече һәм хафиз, БИА мөгаллиме, шәех Әхмәд Мостафа; шулай ук Чечен Республикасы Мөфтиенең Коръән эшләре буенча киңәшчесе, «Әл-Җәзәри» Коръән өйрәнү үзәге җитәкчесе шәйх Сәййид-Хөсәен Сәййид-Ибраһими бар иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus