Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов Түбән Кама белән Чаллыны әйләнеп үтә торган юлны карады һәм яңа юл буйлап узды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама белән Чаллыны әйләнеп үтә торган автомобиль юлын карады. Ул эшнең барышын бәяләде, шулай ук машинада яңа юл буйлап узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

81 километр озынлыгындагы трасса «Сыйфатлы һәм имин юллар» илкүләм проекты буенча төзелә һәм М7 «Волга» автомобиль юлының яңа юнәлеше булып тора. Киләчәктә әлеге участок Казан – Екатеринбург – Төмән тиз йөрешле маршрутының бер өлеше булачак. Хәзерге вакытта планлаштырылган өч этапның икесендә эшләр тәмамланган.

«Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесе башлыгы Илдар Минһаҗев Татарстан Рәисенә башкарылган эшләр турында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, икенче этап кысаларында бик күп ясалма корылмалар (транспорт чишелешләре, юл үткәргечләр, сигез күпер) төзелгән. Юл чишелешләрендә яктырткычлар урнаштырылган, полосалар металлдан ясалган ике яклы барьер киртәләр белән бүленгән.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Халыкка уңайлы булсын өчен Сарсаз-Блин, Шәңгәлче, Кәрәкәс торак пунктлары янында тавыштан саклый торган экраннар куелган, ә урман массивларын кисеп үтә торган участокларда кыргый хайваннардан саклану өчен коймалар тотылган. Хәзер икенче этапта кюветлар урнаштыру һәм рекультивация эшләре ахырына якынлаша. Юлда җир эшләре тәмамланган.

Моннан тыш, юл «киемен» урнаштыру, асфальт-бетон түшәмә җәю эшләре дә ахырына якынлаша. Юл нык булсын өчен, материал 23 сантиметр калынлыктагы өч катлам итеп түшәлә.

Әйләнеч юл составына 10 күпер, 11 юл үткәргеч һәм төрле дәрәҗәдәге биш юл чаты керә. 14 ясалма корылмада түшәмәнең өске катламы җәелгән инде. Аларның иң озыны – Кама елгасы аша күпер. Хәзерге вакытта эшчеләр култыкса һәм барьер киртәләр, яктырткычлар (һ.б.) урнаштыру белән шөгыльләнә. Соңыннан объектта юл билгеләре һәм сызыклар барлыкка киләчәк.

Нәтиҗә ясап, Рөстәм Миңнеханов әлеге юлны федераль масштабтагы стратегик проект дип атады, ул төбәктә транспорт үтемлелеген арттырыр һәм Кама кластерын үстерүгә этәргеч бирер дип көтелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus