Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кадим Нуруллин: Илһам Шакиров җырларының хокукларын үзенә алырга теләүчеләр табылмас

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакиров репертуарындагы җырларның хокукларын үзенә алырга теләүчеләр табылмас дип уйлый.

«Күз алдына китерәсезме, Илһам абый күпме кешене үзенең моңы аша җыр сәнгатенә тартып кертте икән? Миллионлаган кешенедер. Аның һәрберсе Илһам абый кебек тә җырлап карагандыр. Ничек кенә булмасын, Илһам абый – бөтен СССР киңлекләре, Россия буйлап йөреп, ерак чит илләргә чыгып, татарның татар икәнен күрсәткән олпат кешебез. Шуңа да ул – халыкныкы. Әгәр дә Илһам абыйның репертуарындагы җырларны һәр кеше үзенә бикләп куйса, халык сәнгатенә нинди зыян салачагыбызны күз алдына китерәсезме?» – диде ул.

Кадим Нуруллин авторлык хокуклары законы барлыгын, шул ук вакытта, Илһам Шакировның җырлар авторы булуын әйтеп узды.

«Ул без белгән 16 җырның авторы, үзе көйләр язган кеше. «Шигырьне язганда Илһам абый янда тора иде», – дип, халык шагыйре Разил Вәлиевның сөйләгәне исемдә калган. «Дөрес яз, ике сүзне бергә кушкач, башка мәгънә килеп чыгарга мөмкин, җырлаганда кушылачак, сүзләрне алмаштыр», – дип, шигырьне яздыра торган булган. Бу инде автордашлык дип тә атала», - диде филармония директоры «Татар-информ» хәбәрчесенә әңгәмәдә.

Ул Илһам Шакировның шагыйрьләрне яратканлыгын искәртте. «Концертларына да шагыйрьләрне чакыра иде, Илдар Юзеев, Гәрәй Рәхимнәр, сәхнәгә менеп, Илһам абыйга яки милләтебезгә багышлап, шигырьләр укый иде. Илһам абый – милләт герое иде. Татарым дип янып яшәгән кеше. Бәлки, аңа бу – җыры аша килгәндер... Туфан абый Миңнуллинны да хәтерлим, Илһам абыйның концертларына килә торган иде, берсен дә калдырмады. Илһам абыйны ихлас күңелдән ярата иде», - диде Кадим Нуруллин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus