РФ Палестина кризисын хәл итү буенча эшне дәвам итәргә планлаштыра. Моның өчен Мәскәү БРИКС потенциалын эшкә җәлеп итәчәк. Бу хакта Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Лавров белдерде.
«Бу процессларның катализаторы булып Газзә секторы тирәсендәге кризис тора. Ул никадәр тизрәк җайга салынса, Якын Көнчыгыштагы хәл шулкадәр тизрәк яхшыра башлаячак», - дип китерә тышкы сәясәт ведомствосы башлыгы сүзләрен РИА Новости.
Исегезгә төшерик, Казанда узган БРИКС саммитында РФ Президенты Владимир Путин бәйсез Палестина дәүләтен төзергә кирәк, дип белдерде. Чарада шулай ук Палестина лидеры Мәхмүд Аббас катнашты. Ул өлешчә танылган дәүләт тиз арада БРИКСка кушылачагына өмет белдерде.