Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Астананың «Барыс» командасын җиңде. Уен Астанада узды.
Беренче периодның өченче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кателевский исәпне ачты (0:1).
Икенче период ахырында «Барыс» һөҗүмчесе Ансар Шайхмедденов исәпне тигезләде (1:1).
Өченче периодта голлар булмады. Аннан соң командалар өстәмә вакытта уйнауны дәвам итте, анда да алка капкага кермәде. Җиңүчене билгеләр өчен хоккейчыларга буллитта көрәшергә туры килде (капкачы белән бергә-бер калып алкага бәрү).
«Ак Барс»ның узган уены да буллитлар белән тәмамланган иде, ул матчта Казан командасы «Локомотив»ка оттырды, ә бүген «Барыс»ны җиңә алды (1:2).
Командалар составы:
«Барыс»
«Ак Барс»
Киләсе уенда ике Татарстан командасы көч сынашачак. «Нефтехимик» – «Ак Барс» матчы 7 ноябрьдә 19:30 сәгатьтә башлана. Уен Түбән Камада узачак.