Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа тикшерү изоляторы төзелеше барышын тикшерде. СИЗО Казанда Гудованцев урамында төзелә.
Республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, объектны 2025 елда файдалануга тапшырырга телиләр. Участокның мәйданы – 15 гектар. Анда контроль-үткәрү пункты, административ бина, режимлы алты корпус (шул исәптән хатын-кызлар һәм балигъ булмаган балалар өчен) тора. Озак һәм кыска вакытлы очрашулар үткәрү өчен аерым корпус, кер юу бүлмәсе, аш бүлмәсе, ашханә, гараж, шулай ук ике склад: азык-төлек һәм әйбер складлары бар.
СИЗО территориясендә шулай ук кинология хезмәте корпусы һәм изоляторның шәхси составын әзерләү өчен шәһәрчек төзелә. Шәһәрчектә каршылыклар полосасы, строй әзерлеге мәйданчыгы һәм хезмәткәрләр өчен спорт корпусы бар. Корпуста тир, тренажер залы һәм көрәш залы урнашкан. Яңа Казан изоляторында 1000 кешегә кадәр урын исәпләнгән.
Миңнеханов, объектны карап чыккач, төзелеш-монтаж эшләрен башкару сроклары буенча уңай динамиканы билгеләп үтте.