Лениногорски районының Тимәш мәктәбендә күренекле шагыйрь, мәгърифәтче, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Габдерәхим Утыз Имәнинең 270 ел булу уңаеннан «Габдерәхим Утыз Имәни укулары – 2024» төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.
Быелгы конференция Утыз Имәнинең туганы – Россия һәм Башкортстан республикасының халык артисты, Загир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Таңчулпан Бабичеваның катнашуы белән үзенчәлекле булды.
«Мин Тимәш авылына быел беренче тапкыр май аенда килдем. Аннары июльдә Утыз Имәнинең туганнары белән бергәләп монда җыелдык. Инде менә конференциягә чакыру алдым. Тимәшкә һәрбер килүемне ата-бабалар эзе буенча зур сәяхәт дип кабул итәм. Килгән саен яңалык ачам. Мин һәрвакыт үткәннәргә, нәселемә хөрмәт белән карыйм. 2023 елда әбинең истәлекләрен, әни сөйләгәннәрне кертеп, китап язган идем. Тимәштә Айрат Гибадуллин, Венера ханым, Әлфия Ямаева, Әнвәр Шәрипов белән очрашу - минем өчен куаныч, горурлык. Укытучыларга да рәхмәт, Утыз Имәни турында истәлекләрне саклыйлар. Тимәш мәктәбендә нинди бай музей эшләп килә», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Таңчулпан Бабичева.
Конференция пленар һәм практик өлешләрдән торды. Пленар өлешендә килгән кунаклар Утыз Имәнинең тормыш юлы һәм иҗатын ачыклаган чыгышлар ясады.
Практик өлештә конференция кысаларында ике юнәлештә кабул ителгән эшләргә нәтиҗәләр ясалды. Укытучылар өчен читтән торып дәрес, мастер-класс эшкәртмәләре бәйгесе булса, укучылар өчен Габдерәхим Утыз Имәни хезмәтләрен сәнгатьле сөйләү яисә сәхнәләштерү (видеоязма) бәйгесе иде.
Укучылар һәм укытучылар арасында урыннар билгеләнде, аларга диплом һәм сертификатлар тапшырылды. Җиңүчеләргә исә Әнвәр Шәрипов китабын бүләк итү мөмкинлеге дә булды.
Конференция барышында кунакларга Г.Утыз Имәни мирасы буенча мәктәп музеена, Утыз Имәни исемендәге тарихи-мәдәни комплекска һәм аның төрбәсенә экскурсия оештырылган иде, диелә хәбәрдә.