Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Арча районының Яңа Кенәр авылында «Җиһангирлар паркы» ачылды

Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча проект кысаларында Арча районыны Яңа Кенәр авылында «Җиһангирлар паркы» сафка басты. Узган атнада әлеге паркны ачу тантанасы булды. Бәйрәм Яңа Кенәр урта мәктәбендә башланып китте. Бу хакта «Арча хәбәрләре» газетасы яза.

Кунакларны мәктәп директоры Хәмбәл Зарипов каршы алды.

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Гайнетдинова мәктәпнең космонавтика юнәлешендә башкарган эшләре белән таныштырды. Укучылар һәм укытучыларның уртак тырышлыклары ярдәмендә төзелгән күргәзмә дә бик эчтәлекле килеп чыккан. Аның белән башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Хафизова таныштырды.

«Безнең балалар бакчасы бу юнәлештә мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшли. Кечкенәдән балаларга космос серләрен төшендерәбез", – диде Яңа Кенәр балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Гарифҗанова.

Бу мәктәптә космонавтика юнәлешендә эшне 2011 елдан ук башлап җибәргәннәр. Бөтен гомерен шушы темага багышлаган, үзе белгәннәрне яшь буынга да җиткерү теләге белән янып яшәгән Хәлил Гайнетдинов биредә югары сыйныф укучыларына дәресләр дә биргән, хәтта укучыларын космонавт Валентина Терешкова белән очрашуга алып барган, «Йолдызлар шәһәрчеген» дә күрсәтеп кайткан.

«Мәктәптән ерак түгел космонавтлар аллеясы барлыкка килде. Аны ачарга беренче хатын-кыз космонавт үзе кайтасы иде. Тик, төрле сәбәпләр белән, кайта алмады», – диде Илмира Әхмәтова.

Бу урынны шул килеш кенә калдырмас өчен Җиһангирлар паркы ясарга булганнар.

Паркта ял һәм балалар өчен уен зоналары булдырылган, ә иң мөһиме биредә һәркем космонавтика һәм әлеге өлкәгә нигез салучылар белән таныша ала. Ул тулысынча космик тематикага багышланган. «Җиһангирлар паркы» Татарстанда космоска багышланган бердәнбер ял урыны. Хәтта килгән кешеләрне беренче космонавт Юрий Гагарин һәм Сергей Королев каршы ала.

Паркны ачу тантанасына килгән кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. Арча мәдәният йортының Аида Ондрина җитәкчелегендәге бию төркеме тематик бию башкарды. Төзүчеләргә, Хәлил Гайнетдиновка Рәхмәт хаты тапшырылды. Укучылар Дан гирляндасы куйдылар. Стеланың нигезенә Казан һәм Яңа Кенәр укучыларының үзләреннән соң килгән буынга теләкләре белән «Вакыт капсуласы» салынды, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus