Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстан Конституциясе көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Конституциясе көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан тәбрик итәм!

1992 елда Татарстан Югары Советы тарафыннан Конституцияне кабул итү Россия җәмгыятендә үзгәрешләр барганда республика үсешенең хокукый нигезләрен булдырды.

Татарстан Республикасы Конституциясе дәүләт корылышын, социаль-икътисадый сәясәт юнәлешләрен билгеләде, кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре өстенлеген, барлык татарстанлыларның тигез мөмкинлекләргә ия булуын белдерде.

Бу документта игълан ителгән принциплар һәм нормалар, шулай ук аларны гамәлгә ашыру катлаулы заманда тотрыклылыкны тәэмин итәргә һәм гражданнарны берләштерергә мөмкинлек бирде. Республикада яшәүче халыкларның тарихи берлеген, традицияләрен һәм рухи хәзинәләрен саклый килеп, мәдәниятләрне һәм телләрне, үзара дустанә мөнәсәбәтләребезне үстерә барып, без милләтләр һәм диннәр арасында татулык үрнәге буларак танылдык.

Бүгенге көндә Татарстан – яшәргә, эшләргә, гаилә корырга уңайлы шартлар тудырылган әйдәп баручы төбәк. Төп законга таянып, үз алдыбызга максатлар куябыз һәм планнар корабыз, аларны эзлекле төстә тормышка ашырабыз. Федераль үзәкнең һәм шәхсән Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның ярдәме, татарстанлыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә республикада югары икътисадый үсеш тизлеге саклана, кешеләрнең тормыш сыйфаты яхшыра.

Татарстан Республикасы Конституциясе җәмгыятьне берләштерүдә гаять мөһим роль башкара, бу исә махсус хәрби операция вакытында аеруча зур әһәмият ала. Без Ватаныбыз һәм туган республикабыз, күпмилләтле халкыбыз белән горурланабыз. Дәүләт символларына ихтирамлы мөнәсәбәттә булу, законнарны үтәү, Туган илебезне саклау – һәрберебезнең изге бурычы.

Бу тантаналы көндә сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм игелек телим» – диелә котлауда.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus