Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татар дәүләт филармониясе Илһам Шакировның туган авылында зур концерт оештырды

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның туган ягы – Тукай районы Яңа Бүләк авылында «Гасырларны кичкән татар моңы» дип исемләнгән зур концерт оештырды. Концертта Татар дәүләт филармониясе артистлары, Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» фестивале һәм Республика премиясе лауреатлары чыгыш ясады.

Әлеге матур концерт белән Илһам Шакировның 90 еллыгын билгеләп итүгә старт бирелде, бөек җырчының юбилее уңаеннан 2025 елда бихисап искә алу чараларын уздыру каралган.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин тамашачыларны сәламләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Яңа Бүләк халыкка Илһам абыйны бүләк иткән. Аның авыр тормыш юлын барыбыз дә беләбез, ул халык дошманы баласы дәрәҗәсеннән халык каһарманына әйләнгән кеше. Төрле елларда тууларына карамастан күпме шагыйрь һәм язучылар Илһам абыйны зурлап әсәрләр иҗат иткәннәр. Әдәби әсәрләрдә Илһам абыйны Тукай һәм Сәйдәш белән тиңләп язучылар бихисап. Илһам абый дөрестән дә татар халкын, мәдәниятен күтәрергә һәм тагын да зуррак үрләргә ирештерер өчен туган шәхес», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Тукай районы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров Илһам Шакировның Тукай һәм Сарман районнары өчен зур горурлык булуын искәртте.

«Без Илһам абыйга бик рәхмәтлебез һәм шул ук вакытта аның Яңа Бүләктә тууы белән чиксез горурланабыз. Сарман районыннан булсынмы ул, Тукай районыннан булсынмы. Ул – Яңа Бүләкнеке, ул – безнең горурлыгыбыз. Ул безгә аерым көч тә, шуның өстенә аерым җаваплылык та бирә. Алга таба да Илһам абыйның данын, моңын яклап яшәргә язсын», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Зөлфия Шәвәлиева

Сарман муниципаль районы Совет аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева килгән кунакларны Илһам Шакиров иҗатына багышланган бәйгедә катнашырга өндәде.

«Бик матур концерт, Илһам Шакиров ул безнеке дә, сезнеке дә, ул – татар халкының горур улы. Илһам аганың райондашы булу зур җаваплылык бирә, шушы матур, күркәм эшләргә өнди. Сарман районында да «Илһам чишмәсе» дигән фестиваль-бәйге игълан иттек. Быел ул җыр бәйгесе генә түгел, без анимацион роликлар, эссе, рәсем юнәлешләре буенча да эшләр кабул итәбез, катнашыгыз», – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Абдул Фәрхан

  • Илһам Гыйльметдин улы Шакиров – 1935 елның 15 февралендә Ворошилов районы, Яңа Бүләк авылында туган — җырчы (баритон), Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе (1992-2012). ТАССР (1969), РСФСР (1983) халык артисты, 1970 елда «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы өчен Габдулла Тукай премиясе бирелә.
  • Илһам Шакиров «Кара урман», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Әллүки», «Хуш, авылым», «Сандугач», «Сарман», «Өченче көн тоташ кар ява», «Яшьлегемә йөгереп кайтыр идем», «Син сазыңны уйнадың», «Бик еракта идек без», «Бер алманы бишкә бүләек», «Әдрән диңгез», «Идел буе каеннары» һ.б. җырлары белән танылды.
  • 2019 елның 16 гыйнварында 83 яшендә Казанда вафат булды. Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus