РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау телеграммасы юллаган. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Россиянең меңьеллык тарихы дәвамында Ватанга мәхәббәт, бердәмлек, уртак рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм традицияләр безнең гражданнарны берләштерә, илнең көчле суверен дәүләт буларак үсешен билгели, – диелә Россия парламентының түбән палатасы җитәкчесе телеграммасында. – Күпмилләтле халкыбызның көче – бердәмлектә, Ватанга тугрылыкта, дуслыкта, үзара аңлашуда. Бергә булганда без барысын да җиңәчәкбез».