Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кадим Нуруллин: Илһам Шакировның һәйкәлен булдыру урыны буенча төрле фикерләр бар

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Илһам Шакировка һәйкәл булдыру турындагы фикерләрен сөйләде.

«Сораулар да күп. Мәсәлән, Казанда Илһам Шакировның һәйкәлен булдыру. Урыны буенча төрле фикерләр бар. Урынны билгеләгәннән соң, һәйкәлне сыйдырырга кирәк булачак. Николаев урамы, 5нче йорт – бу урамдагы бердәнбер йорт, без аны үзебезнең арада «Илһам йорты» дип йөртәбез. Әлеге йортның диварында Илһам Шакировка истәлек тактасы куелды. Аның каршында Тукай скверы – Габдулла Тукай һәйкәле бар. Шул тирәләрне күз уңында тотып, Илһам абыйга һәйкәл шул тирәдә булмасмы, дибез», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, быел язын Илһам Шакировның 90 еллыгын билгеләп үтү һәм аны уздыру нисбәтеннән дәүләт комиссиясе төзелгән.

«Комиссиянең рәисе – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, урынбасары – Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова. Комиссия эшчәнлегенә бик күп ведомстволар, министрлыклар кушылган. Планнарыбыз бик күп. Алар Илһам аганың 90 еллыгын билгеләп үткән вакытта гына эшләнеп бетмәячәк. Шулай да, әлеге планнарны максималь рәвештә тормышка ашыру буенча эшләребез бара», - диде ул.

Илһам Шакиров безнең арабыздан китеп баргач, аның исемен мәңгеләштерү буенча эшләр дә башланганды. «Әйтик, Татарстан Рәисе ул вакытта яңа гына төзелгән «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә урнашкан залга Илһам Шакиров исемен бирде. «Салават күпере» торак комплексындагы бер проспектка да Илһам Шакиров исеме бирелде», - диде Кадим Нуруллин.

«Илһам абыйның каберлеге өстендә матур композиция булдырылды – диңгез сурәтендә кыя куелган, анда фортепиано төймәләре дә урнаштырылган. 2 ноябрьдә Илһам абыйның туган авылы –Тукай районы Яңа Бүләк авылына кайтабыз, зур концерт куярга ниятебез бар. Шулай ук якын көннәрдә анда яңартылган мәдәният йорты ачыла. Авыл халкы һәм район җитәкчелеге әлеге мәдәният йортына Илһам Шакиров исемен бирергә тәкъдим итте», - дип сөйләде филармония директоры.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus