Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов «Татар-информ»да «Татарча диктант» акциясенә багышланган матбугат очрашуында татарча язылган текстларны ясалма фәһем (интеллект) нигезендә тикшереп, хаталарны төзәтә торган продуктны эшләүләрен әйтте.
«Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында «Нейротатарлар» дигән IT-белгечләре берләшмәсе оешты. Анда якынча 20гә якын кеше бар. «Татарча диктант» акциясе кысаларында бер яңа продукт буенча эш башладык - татарча язылган текстларны ясалма фәһем нигезендә тикшереп, хаталарны төзәтү. Инглиз телендә аның аналогы бар», - диде ул матбугат очрашуында.
Райнур Хәсәнов әлеге продуктның ничек эшләячәген дә аңлатты. «Текстта өтерне төшереп калдырсагыз, ул өтер куярга кирәк икәнлеген күрсәтә яисә сүзне дөрес мәгънәдә кулланмасаң, бу җөмләдә башка сүзне кулланырга кирәклеген яза, сүздә хата китсә, ул аны төзәтә ала», - диде ул.
«Хәзерге көндә ясалма фәһем модельләре әзер. Өч-дүрт филолог тикшереп, махсус хаталар эшләп, ул модельләрне өйрәтә. Бу эш волонтерлар ярдәмендә тулаем бушка эшләнә. Аллабирса, өч-дүрт ай эчендә без әлеге продуктны дөньяга күрсәтербез дип өметләнәм», - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.