Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов: Россия дошманнары җәмгыятебезне таркатырга теләгәндә, берләшү аеруча мөһим

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киләсе бәйрәмнәрдә республика халкының иминлеген тәэмин итәргә һәм чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга йөкләмә бирде. Бу хакта ул республиканың Хөкүмәт йортында узган шимбә киңәшмәсендә әйтте дип хәбәр итә Рәиснең матбугат хезмәте.

Республика җитәкчесе искәрткәнчә, дүшәмбе, 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм 1612 елга барып тоташа, ул вакытта килеп чыгышлары, җәмгыятьтә тоткан урыннары, диннәре төрле булган кешеләр бергәләп туган җирне чит ил баскыннарыннан азат итә.

«Ил дошманнары җәмгыятебезне таркатырга, халыкларны милли һәм дини нигездә талаштырырга тырышкан шартларда бердәмлек аеруча мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан рәисе хәбәр иткәнчә, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантана республика дәрәҗәсендә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында, шулай ук Татарстанның барлык районнарында узачак.

Шул ук көнне православие христианнары Казан Изге ана иконасына багышланган бәйрәм уздыра. Миңнеханов христианнарны киләсе бәйрәм белән тәбрикләде һәм чараларны югары дәрәҗәдә уздырырга, иминлекне тәэмин итәргә боерды.

Моннан тыш, 6 ноябрьдә Татарстанда республика Конституциясе көне уздырыла.

«Төп закон җәмгыятьтә масштаблы үзгәрешләр барган катлаулы чорда кабул ителде. Ул бүген дә безнең төп документ булып санала, гражданнарның хокукларын һәм иреген гарантияли, тарихи, милли һәм рухи традицияләрне, халыкларыбызның мәдәниятен һәм телләрен саклауны тәэмин итә, гражданлык тынычлыгының һәм килешүнең ышанычлы нигезен, республиканың уңышлы социаль-икътисади үсешен тәшкил итә», – диде Татарстан Рәисе.

Сүзен йомгаклап, ул татарстанлыларның, республиканың төп законының барлык нормаларын үтәп, Россия бердәмлеген һәм Татарстанның чәчәк атуын ныгытуга юнәлдерелгән иҗади курсны дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus