2025 елда Россиядә беренче бала өчен ана капиталы 676 сум, икенче һәм аннан соң туган балалар өчен 893 сум була. Бу хакта РИА Новостига сенатор Ольга Епифанова сөйләгән.
«2025 елда ана капиталын 7,3 процентка индексацияләргә планлаштыралар. Әлегә Дәүләт Думасында карала торган пенсия һәм социаль иминият фонды бюджеты проекты нигезендә, 2025 елда ана капиталы беренче балага 676 398,58 сум, икенче яки аннан соңгы балаларга — 893 835,55 сум тәшкил итәргә тиеш. Яңартылган ана капиталын беренче баланың ата-аналарына, әгәр бала 2020 елның 1 гыйнварыннан да иртәрәк туган яки уллыкка алынган булса, алырга мөмкин булачак. Сүз уңаеннан, икенче бала 2020 елга кадәр дөньяга килсә, ана капиталы суммасы да нәкъ шундый булачак», – диде Епифанова.
Сенатор сүзләренчә, әгәр әти-әни беренче бала өчен ана капиталы алган, әмма гаиләдә икенче бала туган икән, бу очракта алар икенче һәм аннан соңгы балалар өчен тулы суммага түгел, ә 217 436,97 сум күләмендә өстәмә түләүгә генә өметләнә алачак.
«Ана капиталы гариза тапшырмыйча гына бирелә һәм арттырыла. Әгәр алынырга тиеш ана капиталы 2025 елның 1 февраленнән соң арттырылмый икән, Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк», – диде парламентарий.