Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Айдар Шәйхин: «Татарча диктант» язучыларга бүләк бирәбез

8-10 ноябрьдә дөнья күләмендә «Татарча диктант» акциясе була. Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) мөдире Айдар Шәйхин акциянең төп мәйданчыкларында диктант язучыларга бүләк тапшырылачагын әйтте.

«Диктантны КФУның Филология институтында һәм Казан шәһәре Башкарма комитетында язган катнашучыларга китап кыстыргычын бүләк итәбез. Аны Татарстан милли музее яки Шәриф Камал музеена алып килсәгез, 8-10 ноябрь көннәрендә әлеге музейларга түләүсез кертәчәкләр. Моннан тыш, социаль челтәрләрдә бәйге оештырабыз, җиңүчеләргә музеебызда кызыклы экскурсия үткәрәбез. Әдәбият тарихы белән кызыксынучыларга бик шәп бүләк була. Бәйгенең шартлары турында социаль челтәрдә билгеле булыр», - диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Айдар Шәйхин быел Шәриф Камалның 140 еллыгы икәнлеген искәртте. «Бу уңайдан ел дәвамында төрле урыннарда, шәһәрләрдә чаралар булды. Татар китабы йортында коллаборация - шушы чараларның бер өлеше. 8 ноябрьдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар бинасында Шәриф Камалга һәм аның «Акчарлаклар» повестенә багышланган күргәзмә эшләячәк. Киләсе елда «Акчарлаклар» повесте басылып чыгуга 110 ел тула», - диде ул.

  • «Татарча диктант» акциясе – татар теле сөючеләрен берләштерүгә, дөрес язу һәм әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Диктантта һәркем катнаша ала. Акциягә катнашу, язу ноктасын оештыру, диктантны онлайн язу өчен тулырак мәгълүматны diktant.tatar сайтында табарга мөмкин.
  • Оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы,Казан федераль университеты, ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты), «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus