Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Ак Барс» КХЛ лидерына оттырды, көндәшкә җиңүне Бөгелмә егете китерде

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Ярославльнең «Локомотив»ын җиңелде. Уен «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

«Локомотив» Континенталь хоккей лигасының турнир таблицасында беренче урында бара һәм «Ак Барс» әлеге лидерны ота алмады.

Беренче периодның унөченче минутында «Локомотив» сакчысы Мартин Гернат исәпне ачты (0:1). Уналтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Барабанов исәпне тигезләде (1:1). Период башында Ярославль командасының һөҗүмнәре күбрәк иде, беренче егермеминутлыкның ахырына таба Казан хоккейчыларының да һөҗүмнәре кискенләште.

Икенче периодның унбишенче минутында ике уенчы бәрелешеп егылды, җанатарлар «Локомотив» уенчысына штраф бирелергә тиеш дип сызгыра һәм кычкыра башлады, хөкемдарлар видеокабатлау карарга юнәлде. Нәтиҗәдә «Локомотив» уенчысына, көндәшенең баш һәм муен тирәсенә бәргәне өчен, биш минутлык зур штраф бирелде. «Ак Барс» биш минут дәвамында күпчелектә уйнаудан файдалана алмады, «Локомотив» нык торды һәм алканы капкасына керттермәде.

Өченче периодның беренче минутында «Локомотив» һөҗүмчесе Артур Каюмов гол кертте (1:2). Унынчы минутта алка «Локомотив» капкасына керде, тик хөкемдарлар аны исәпкә алмады.

Уникенче минутта «Ак Барс»ка күпчелектә уйнарга тагын бер мөмкинлек бирелде, Ярославль командасы уенчысы «Ак Барс» капкачысы Әмир Мифтаховны бәреп екты һәм ике минутка штрафчылар эскәмиясенә утырды. Әлеге күпчелектән Казан командасы уңышлы файдаланды, унөченче минутта Александр Барабанов икенче алкасын кертте (2:2).

Төп вакыт тигез исәп белән тәмамланды, шуңа командалар өстәмә вакытта көч сынашуны дәвам итте. Овертаймның беренче минутында «Ак Барс» азчылыкта калды, тик капкасын саклый алды. Өстәмә вакытта голлар кермәде, шуңа күрә капкачы белән бергә-бер калып буллит бәрүләр башланды. Буллит бәрүләрдә «Локомотив» өстен чыкты, җиңү китергән голны Артур Каюмов кертте (2:3).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Билалов);
  • Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
  • Коршков – Сафонов – Галимов, Журавлёв – Марченко;
  • Терехов – Бабенко – Кошелев, Юдин – Яруллин;
  • Дыняк – Кателевский – Крутов (Жулин), Лучевников.

«Локомотив»

  • Исаев (Мельничук);
  • Каюмов – Шалунов – Березкин, Симашев – Сергеев;
  • Кирьянов – Байрон – Бут, Береглазов – Гернат;
  • Тесанов – Красковский – Полунин, Рәфиков – Елесин;
  • Никулин – Иванов – Алексеев, Черепанов – Сурин.

Егор Коршков – Ярославль хоккей мәктәбе шәкерте, 2014-2023 елларда «Локомотив»та уйнаган һөҗүмче. Хәзер ул «Ак Барс» составында уйный. «Локомотив»та уйнаучы Артур Каюмов тумышы белән Бөгелмәдән.

«Ак Барс»ның киләсе уены Астанада узачак. «Барыс» командасына каршы матч 5 ноябрьдә 17:30 сәгатьтә башлана.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus