Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов Мөслимовка «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов геология-минералогия фәннәре докторы, Татарстан академигы Ренат Мөслимовны 90 яшьлек юбилее белән котлады һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.

Республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Мөслимовка әлеге бүләк республиканың нефть сәнәгатен үстерүгә керткән аерым өлеше, күпьеллык хезмәте, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен тапшырылган.

Мөслимов 1934 елда туган, Казан дәүләт университеты геология факультетын тәмамлаган. Укуны тәмамлагач «Куйбышевнефть» берләшмәсе бораулау конторасында, «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә эшли. 1966 елның февралендә «Татнефть» берләшмәсе баш геологы – генераль директор урынбасары итеп эшкә күчерелә, анда 1997 елның октябренә кадәр эшли.1994 елдан Казан дәүләт университеты нефть һәм газ геологиясе кафедрасы профессоры булып та эшли.

Мөслимов 670 фәнни хезмәт, 200 уйлап табылган нәрсә, 30 монография авторы, уйлап табуга 25 патент иясе. Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре: нефть һәм газ чыганакларын эзләү һәм разведкалау, нефть чыгару гидравликасы һәм гидромеханикасы, нефть чыгаруны интенсификацияләү, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру заманча ысулларын куллану, табигый битум чыганакларын өйрәнү.

ТР Фәннәр академиясе хәбәр иткәнчә, Мөслимовның хезмәтләре нефть һәм газ ятмалары урнашу закончалыкларына һәм ятмаларны разведкалау методикасына багышланган. Шулай ук ул нефть чыганакларын эшкәртүнең югары нәтиҗәле яңа системаларын нигезләүгә зур иҗади өлеш керткән, катламга йогынты ясау заманча методларының яңа классификациясен булдырган һәм аларны куллануның геологик-физик критерийларын нигезләгән.

Аның җитәкчелеге һәм катнашында Татарстан Республикасында дистәләгән яңа нефть ятмалары ачылды. Ул шулай ук киләчәктә кристаллик фундамент ролен өйрәнү өчен параметрик тирән скважиналар челтәрен бораулау инициаторы булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus