Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россиядә махсус операциядә катнашучы статусын документсыз раслау системасы эшли башлады

1 ноябрьдән Россиядә махсус хәрби операциядә катнашучы статусын документлардан башка расларга мөмкинлек бирә торган система эшли башлады. Хәзер илнең барлык төбәкләрендә дә махсус хәрби операциядә катнашуны раслый торган документның бердәм үрнәге кертелде. Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләре Бердәм порталы аша белешмәгә заказ бирү һәм аны электрон форматта алу мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итә.

Элегрәк махсус хәрби операциядә катнашучылар документларны төрле оешмаларда кәгазь форматында рәсмиләштерергә һәм аларны шәхсән үзләре тапшырырга тиеш иде. Хәзер исә белешмәне Россиянең теләсә кайсы төбәгендә урнашкан күп функцияле үзәктә алырга мөмкин.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, белешмәне хәрбиләрнең генә түгел, аларның гаилә әгъзаларының да рәсмиләштерергә һәм алырга хокукы бар, бу шулай ук социаль ярдәмнең барлык чараларына да кагыла.

Илнең төрле төбәкләрендә белешмәне күп функцияле үзәкләрдә дә, хәрби комиссариатларда да алырга мөмкин. Аерым алганда, Мәскәүдә бу документны Россия Саклану министрлыгының Хәрби-социаль үзәгендә рәсмиләштерергә була, биредә килеп туган мәсьәләләрне хәл итү һәм мәгълүматларны тиз арада раслау өчен махсус бүлек булдырылган.

Махсус хәрби операциядә катнашучы белешмәсен шулай ук «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының филиалларында да алырга мөмкин. Белешмәнең бердәм формасы Россиянең бөтен территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның барлык категорияләре өчен ташламалар һ.б. социаль чаралар алу процессын гадиләштерәчәк.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus