Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Төркиянең Анталия шәһәрендә Татарстан киносы көннәре башлана

Иртәгә, 2 нче ноябрьдә, Төркиянең Анталия шәһәрендә Татарстан киносы көннәре башлана. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татарстан мәдәният җәмгыяте» җитәкчесе Гөлназ Җиһангирова хәбәр итте.

Проектны оештыручылар – Татарстан Мәдәният министрлыгы, «Татаркино» мәдәният учреждениесе һәм Анталия шәһәренең «Татарстан мәдәният җәмгыяте».

«Тамашачылар игътибарына «Әпипә» музыкаль комедиясе, татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре мотивлары буенча төшерелгән, Татарстан белән Казахстанның уртак проекты - «Тарлан», Зифа Кадыйрова әсәре буенча төшерелгән «Сөмбел» картиналары тәкъдим ителәчәк», – диде Гөлназ Җиһангирова.

Ул фильмнар айга бер мәртәбә татар телендә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәген әйтте.

«Әлеге проект «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова тарафыннан татар халкының тамырлары, гореф-гадәтләре, телен саклау нияте белән оештырылган һәм елдан-ел үзенең географиясен арттыра бара», – дип искәртте милләттәшебез.

«Татар киноларын карарга милләттәшләребезне генә түгел, барлык русча белүчеләрне актив рәвештә реклама ясап, чакырып киләбез, чөнки әлеге уникаль проект Анталиядә яшәүче диспораларны, төрле милләттәге кешеләрне сәнгать аланында үзара таныштыра, берләштерә ала торган чараларның берсе дип саныйм. «Татаркино» оешмасының фидакяр хәзмәткәрләренә, җитәкчесе Миләүшә Айтугановага зур рәхмәтебезне белдерәбез!» - ди Гөлназ Җиһангирова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus