Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Актаныш башлыгы махсус операциядә катнашучылар гаиләләренә кар көрәгәндә булышырга кушты

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов техниканы тикшергән вакытта механизаторлар алдына кышын урамнарны кардан арындырган вакытта шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре яши торган шәхси йорт ишегалларын да чистарту бурычын куйды.

«Әлеге инициатива илебез мәнфәгатьләрен яклап кыюлык һәм батырлык үрнәге күрсәтүчеләргә юнәлдерелгән. Йорт яны территорияләрендә чисталык һәм тәртип булдыру яшәү өчен уңайлы шартлар тудырып кына калмый, ә безнең геройларга һәм аларның гаиләләренә хөрмәт билгесе дә булып тора», - дип искәртте район башлыгы.

Тракторчылар әлеге тәкъдимне хуплап каршы алды. Хәзер аларга махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре яши торган өйләрнең адресларын вакытында бирергә генә кирәк.

Бүген районда туып үскән 200дән артык кеше махсус хәрби операциядә катнаша. Актаныш районы җитәкчелеге якташларының гаиләләрен һәрвакыт игътибар үзәгендә тота. Ел дәвамында әлеге гаиләләргә утын кайтарттылар, балалары мәктәп ашханәсендә бушлай туклана, түгәрәкләргә йөргән, бассейнда шөгыльләнгән өчен дә түләү алынмый. Җәмәгать транспортында йөрү дә бушлай.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus