Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Геройларча һәлак булган хәрби истәлегенә Кукмара мәктәбендә мемориаль такта куелды

Махсус операциядә хәрби бурычын үтәгәндә геройларча һәлак булган Илдар Шәфигуллин истәлегенә Кукмара 3нче урта мәктәбендә мемориаль такта ачылды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Тантаналы чарага район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, «Хәрби туганлык» оешмасы вәкилләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хәрбинең әнисе, гаиләсе, якыннары, туганнары, сыйныфташлары, дуслары, хезмәттәшләре һәм башкалар килгән иде. Кунаклар геройның якыннарына сабырлык, ә укучыларга якташлары үрнәгендә илнең патриотлары булып үсүләрен теләде.

«Кызганычка, сугыш, хәрби хәрәкәтләр югалтуларсыз гына булмый. Без бүген мәктәптә өченче мемориаль тактаны ачабыз», — дип билгеләп үтте 3нче урта мәктәп директоры Диләрә Ганиева.

Илдар Шәфигуллин 1979-1989 елларда әлеге мәктәптә белем алган. Соңгы елларны металл савыт-сабалар заводында буяучы булып хезмәт куйган. 2023 елның ноябрь аенда ул, контракт төзеп, үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Ә 14 декабрьдә геройларча һәлак була һәм үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

«Ирем белән 32 ел гомер иттек, өч бала үстердек. Олы кызыбыз Чулпан Киров өлкәсендә полициядә эшли, уртанчы улыбыз Илсаф металл савыт-сабалар заводында хезмәт куя, ә кечкенә улыбыз Искәндәргә 11 генә яшь, әлеге мәктәптә бишенче сыйныфта белем ала. Якын кешебезне зурлап искә алганнары, хөрмәтләгәннәре өчен рәхмәт», — дип сөйләде геройның тормыш иптәше Айсылу Шәфигуллина.

Якташыбызның батырлыгы һәркемнең күңелендә озак сакланыр. Мәктәптә белем алучы яшь буын, бу мемориаль такталарга карап, геройларын гел истә тотар дип ышанабыз, диелгән хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus