Татарстанда татар токымлы атларның электрон мәгълүматлар базасы булдырылачак
Татарстанда татар токымлы атларның электрон мәгълүматлар базасын булдырырга ниятлиләр. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең биология, генетика һәм хайваннарны үрчетү кафедрасы мөдире Илнур Камалетдинов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында атчылык һәм ат спортын үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ел ахырына кадәр өч хуҗалыкны лицензияләү күздә тотыла, аларда атларны чиплаштыру үткәрелде, генотибы билгеләнде һәм бәя бирелде, нәсел исәбен алып баруны оештыру өчен формалар әзерләнде. Хайваннарның генотибын билгеләү татар токымлы атларның килеп чыгышын ачыклау максатыннан үткәрелә. Бу килеп чыгышы ягыннан татар токымлы атлардан шактый аерылып торган хайваннарның үрчүенә юл куймаска һәм нәселдәнлекне сакларга мөмкинлек бирә», - дип искәртте Камалетдинов.
Югары уку йортының укыту-тәрбия эшләре буенча проректоры Ленар Заһидуллин Казан ветеринария академиясенең корпуслары инде ремонтлануын әйтте. Шуның нәтиҗәсендә атчылык буенча белгечләр укыту, ә студентларга хуҗалыкларда һәм ипподромда практика узу өчен өстәмә мөмкинлек барлыкка килгән.
Татарстанның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында – 13 мең, крестьян-фермер хуҗалыкларында 10 мең баш ат исәпләнә. Фермерларның гаилә фермаларын үстерүгә – 20 миллион, «Агростартап» программасы буенча 3 миллион сумга кадәр грант ярдәме алу мөмкинлеге бар.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бер хайванга 5 мең сум исәбеннән өч яшьтән олырак бияләр асрау өчен субсидияләр каралган.