Татарстан халкы инвалидлыкка бәйле сораулар буенча консультация ала алачак
1 ноябрьдән татарстанлылар инвалид гражданнар, шул исәптән инвалид балалар өчен кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алачак. Кергән мөрәҗәгатьләрне Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында караячаклар.
Кайнар линия +7(843)557-20-49 телефоны буенча эшләячәк. Шалтыратулар 10 ноябрьгә кадәр кабул ителә.
Дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр гражданнар мөрәҗәгатьләрне 9:00 дән 18:00 гә кадәр калдыра ала. Җомга көнне шалтыратулар 9:00 дән 16:45 кә кадәр кабул ителәчәк. Тәнәфес 12:00 дән 12:45 кә кадәр дәвам итә, дип хәбәр иттеләр Татарстанның халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтендә.